Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим мәктәптән тыш эшләр үзәге Әлмәт технопаркы белән хезмәттәшлек итәчәк (ФОТОЛАР)

Күптән түгел Әлмәт шәһәрендә "Кванториум" балалар технопаркы ачылды. Бу Татарстанда инде өченче технопарк. Андый технопарклар Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә бик уңышлы эшләп киләләр иде инде.

28 июльдә Мәктәптән тыш эшләр үзәге делегациясе Әлмәт шәһәре технопаркына эш визиты белән барды һәм аның эшчәнлеге белән якыннанрак танышты. Шулай ук алар арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Бу килешү нигезендә семинарлар, белем күтәрү курслары үткәрү, яңа эш технологияләре өйрәнү күз алдында тотыла. Мондый килешүләр күптән түгел Мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм Түбән Кама, Яр Чаллы, Казан шәһәрләренең технопарклары белән төзелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев