Мөслим-информ

Мөслим мәктәптән тыш эшләр үзәге "Junior Skills” ярышларында катнашты

Казан авиация институтының инженер лицеенда "Junior Skills" ярышлары узды. "Фрезер станокларында ЧПУ җайланмасы белән эшләү" юнәлешендә үткәрелгән бәйгедә Мөслимнең "Инженер лабораториясе" берләшмәсе дә катнашты.

Мондый дәрәҗәдәге бәйгедә берләшмәнең беренче мәртәбә генә катнашуына карамастан, "Инженер лабораториясе" берләшмәсе 26 команда арасыннан 9 нчы урынга лаек булды. Чираттагы ярышлар "Мобиль робототехника" юнәлеше буенча узачак. "Офык" мәктәптән тыш эшләр үзәгенең җыелма командасы да тәүге мәртәбә әлеге ярышларда катнашырга бара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: