Мөслим-информ

Мөслим лицеенда парламент сәгате үтте

Мөслим лицеенда парламент сәгате үтте. Анда Мөслим авыл җирлеге депутаты, "Бердәм Россия" партиясенең "Яшь гвардия" җирле бүлеге җитәкчесе Эльвира Гәрәева катнашты. ТР Конституциясен кабул итүгә 25 ел тулуга багышланган әлеге дәресне лицей укытучысы Светлана Җәләева алып барды. Парламент дәресе лицейда унынчы тапкыр үткәрелә. Ул ТР Дәүләт Советы һәм Мәгариф һәм...

Мөслим лицеенда парламент сәгате үтте. Анда Мөслим авыл җирлеге депутаты, "Бердәм Россия" партиясенең "Яшь гвардия" җирле бүлеге җитәкчесе Эльвира Гәрәева катнашты.

ТР Конституциясен кабул итүгә 25 ел тулуга багышланган әлеге дәресне лицей укытучысы Светлана Җәләева алып барды.

Парламент дәресе лицейда унынчы тапкыр үткәрелә. Ул ТР Дәүләт Советы һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергәлектә тормышка ашырыла. Дәрестә республиканың закон чыгару органнары, кеше хокуклары һәм бурычлары, иҗтимагый-сәяси тормышта катнашу ысуллары турында сөйләнде. Тормышыбызда законның роле ассызыкланды. Укучылар өчен ТР Конституциясенә кагылышлы викторина сорауларына җавап бирде.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: