Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим мәктәбе укытучысы Гөлназ Җәлилова - җиңүче

"Ел укытучысы-2017" республика конкурсы кысаларында башкаланың 177 нче санлы мәктәбендә "Иң яхшы татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы" бәйгесе дә барды. Россия күләмендә узган әлеге бәйгедә Татарстан республикасы мәктәпләреннән - 14, регионнардан 6 укытучы көч сынашты.

Анда Мөслимнең Г.Тукай исемендәге урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Җәлилова да катнашты һәм икенче урынга лаек булды. Ачык дәрес һәм методик семинар уздыру, мастер-класс, педсовет үткәрүнең бөтен нечкәлекләрен күрсәтеп бирә алган укытучы бәйгедән акчалата сертификатка лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X