Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим мөхтәсибәте корбан чалу тәртибен искәртә

Раббыбыз Аллаһы Коръән Кәримдә әйткән: "Раббың ризалыгы өчен намазны үтә һәм корбан чал". (Кәүсәр сүрәсе - 2).

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам әйткән: "Корбан бәйрәме көннәрендә Аллаһының хозурында Аның ризалыгы өчен Корбан чалудан да яратканрак гамәл юк", дигән.(Тирмизи риваяте).

Корбан гарәпчәдән якынаю, якын булу дип тәрҗемә ителә. Корбан гаете барлык мөселманнарны берләштерә, якынайта, бер-беребезгә карата хөрмәт, миһербанлык һәм шәфкатьлелек хисләре тәрбияли.

Корбан чалу кемнәргә тиеш?

Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча гает көнендә корбанлык сатып алырга акчасы җиткән, акыллы, балигъ кешегә корбан чалу ваҗиб (мәҗбүри) санала. Ә менә юлчыга һәм балигълыкка ирешмәгәннәргә вәҗиб түгел. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар һәм Голәмәләр шурасы әгъзалары тарафыннан быел нисаб күләме 21 мең сум дип билгеләнде. Гаиләдә, барлык чыгымнардан кала, артык 21 мең сум акча булганда, корбан чалу мәҗбүри санала.

Корбан чалу тәртибе

Корбан чалу гает намазыннан соң үтәлергә тиеш. Әгәр гает намазына кадәр Корбан чалынса, бу Корбан чалу үтәлмәгән була. Корбанны гает көнне чала алмый калган кеше, гаетнең икенче яки өченче көнендә, ягъни 13 һәм 14 сентябрь көннәрендә чалса да, дөрес була.

Корбан чалу өчен дөя, мөгезле эре һәм вак терлек чалырга була. Әмма авыру, дөм сукыр, аксак, бик зәгыйфь һәм ябык булса, тешләренең күбрәге булмаса, колаксыз туса, 1/3 өлеш койрыгы булмаса, мал корбан итеп чалынмый. Мөгезләре киселгән яки печтерелгән хайван корбан чалу өчен яраклы.

Корбан итеп чалынган хайванның сөякләре теләсә кайда аунап ятмаса, күмү ихтыяҗы юк. Хайванның каны, сөякләре Ислам буенча изге саналмый. Аллаһы Коръәндә Хаҗ сүрәсендә: 37 нче аятьтә әйтте: "Ит тә, кан да Аллаһыга барып җитми. Ләкин сезнең тәкъвалыгыгыз барып җитә". Хайванның кирәкмәгән әгъзаларын эткә, мәчегә ашатырга ярый. Хайванның тиресеннән килгән акчаны үзеңә тотарга ярамый, ә сәдака итеп ятим-мескеннәргә таратырга.

Корбанлыкның ите өчкә бүленә: беренче өлеше - үз гаиләсенә, икенчесе - туганнары һәм дусларына, өченче өлеше фәкыйрьләргә сәдака итеп бирелә.

Һәр балигъ булган һәм сәфәрдә булмаган мөселманга, мөмкинчелеге була икән, ел саен корбан чалу вәҗиб. Бездә мөселман кардәшләр "гомеремдә бер тапкыр чалдым да, шул җитә" дип уйлыйлар. Ә чынлыкта, бу ел саен тиеш. Чалганда кайбер кешеләр быел үз исеменә, икенче елда - хатынына, ә өченче елда - кызына яки малаена атый ала. Шәригатьтә, Мөхәммәд галәйһиссәләм сөннәтенә карасак, фәкать гел үз исеменнән һәм гаиләсе исеменнән чалган. Ир кеше - гаиләдәге хуҗа. Ир кеше корбанны үз исеменнән чала икән, ул шушы гаилә исеменнән була инде, ягъни гаилә өстеннән төшә.

МӨҺИМ ИСКӘРМӘЛӘР:

ГАЕТ ӘДӘПЛӘРЕ

* Пәйгамбәребез с.г.в. хәдисе буенча, мөселман кеше Корбан бәйрәменә бер көн кала, ураза тотса, яхшы булыр (сөннәт). Пәйгамбәребез с.г.в. әйткән: "Гарәфә көнне ураза тоту узган һәм алдагы еллардагы кече гөнаһларны кичерә". (ат-Тирмизи, Ибн Мадҗа, ән-Наса).

* Гает намазына тәкъбир әйтеп баралар;

* Бәйрәм көндә гөселләнеп, чиста киемнәр кию кирәк;

* Ир-атлар өчен гает намазы вәҗиб;

* Гает намазына кадәр ашамый торырга кирәк;

* Ул көнне беренче кабул ителгән ризык корбан итеннән булса, яхшы.

Мөслим мөхтәсибәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев