Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим мәгариф учреждениеләре яңа уку елын яңача каршы алачак

Җирлегебездә мәгариф учреждениеләрен төзекләндерү эшләре дәвам итә.Төзекләндерү эшләренең иң күләмлесе Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалында бара.

Татарстан республикасы хөкүмате төзекләндерү эшләре өчен 60 миллион 500 000 сум ярдәм бүлеп бирде. Биредә Яр Чаллы шәһәренең "Евростиль" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчеләре төзекләндерү эшләрен алып баралар. Ремонт эшләрендә 8 бригада составында 40 ка якын кеше эшли. Бинаның барлык тәрәзәләре алыштырылды, тышкы фасад өлеше җылытылып керамогранит белән тышлау башланды. Электр, җылылык, канализация челтәрләре яңартылып килә. Яңа ишекләр куелып, барлык кабинетлар һәм бүлмәләр дә яңадан эшләнәчәк.
Мөслим гимназиясендә дә яңалыклар күп булачак. Гимназия ишек алдында волейбол һәм боскетбол, тышкы тренажер мәйданчыклары ясалып килә. Биредә "Строймастер" оешмасы эшчеләре җир тигезләү, бардерлар кую белән мәшгуль. Ә гимназия бинасының тышы җылытылып, шулай ук керамогранит белән тышлау башланган. Бинада шулай ук барлык тәрәзәләр, ишекләр алыштырылачак, бүлмәләр һәм идәннәр дә яңартылачак.
"Миләшкәй" балалар бакчасында да төзекләндерү эшләре гөрли. Биредә "Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы" эшчеләре хезмәт куя. Бинаның тышыннан алып эчтәге барлык бүлмәләр яңадан ясала, тәрәзәләр, ишекләр алыштырыла. Беренче каттагы барлык бүлмәләр һәм туалет-юыну бүлмәләре идәннәре җылытылачак. Электр, су, канализация алыштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев