Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим матбугат үзәгенең тарихын беләсезме?

Бүгенге көндә Мөслим районында бердәнбер мәгълүмат чарасы эшләп килә. Игътибарыгызга Мөслим матбугат үзәге составына кергән газета, телевидение, радио эшчәнлекләре турында язма тәкъдим итәбез.

Газета.

"Авыл утлары" газетасының беренче саны 1931 елның 16 октябрендә "Күмәк хуҗалык" исеме белән чыга башлый. Аның беренче редакторы Нурмөхәмәтов була. Газета ул вакытта бүгенге "Авыл утлары" ннан эчтәлеге булән дә, эшләнеше һәм форматы белән дә ерак тора. Начар гына кәгазьгә басыла, хәзерге газетаның яртысы зурлыгында була ул. Тиешле полиграфия базасы булмаганлыктан, баштарак ул системалы да чыкмагане - атнага бер, вакыты белән ун көнгә бер генә басыла. Ләкин аның һәр юлыннан тормыш кайнарлыгы, максатчанлык бөркелек тора. Газета яңа тормыш, аның өчен көрәш һәм көрәшүчеләр турында сөйли, үзе дә яңа тормышны төзүче, оештыручы, өндәүче, әйдәүче ролен үти.

1958 елның апреленнән газета дүрт битле булып, "Колхоз байрагы" исеме белән атнага өч мәртәбә чыгарыла башлый. Шул ук вакытта рус телендәге "Колхозное знамя" исеме астында рус газетасы да дөнья күрә. Ул шактый вакыт Н.В.Григорьев редакторлыгында мөстәкыйль газета булып чыга, дубляж буларак (татарчадан тәрҗемә ителеп) хәзерге көндә "Сельские огни" исеме белән чыга.

1962 елның мартында район газеталары үзгәртеп корылгач, "Колхоз байрагы" мөстәкыйль газета булудан туктый һәм Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Сарман районнары өчен бер газета чыга башлый. 1963 елда Мөслим район бетерелеп, сарман районына кушылгач, Сарманда чыга торган "Ленинчы" газетасы безнең уртак газетабыз булып торган. 1965 елның январендә Мөслим районы яңадан оешкач, аның газетасы да "туган йортына" әйләнеп кайта. Район журналистларының тәкъдиме белән ул "Авыл утлары" ("Сельские огни")исемендә чыгарыла башлады. Һәм бүгенге көндә дә райондашларыбызга район сулышы, җирлегебезнең яшәеше, тарихы, данлыклы кешеләре хакында сөйләүне дәвам итә.

Әнә шулай газетабыз озын, катлаулы чор узды. Шул чорда ул республикабызның башка басмалары белән янәшәдә лаеклы урын алып торырлык заманча газета булып үсте. Кайсы гына елларны алсак та, заман рухы, ил сулышы, халык тормышы көзгесе ролен үтәде. Шушы чорда аның эшчәнлеге берничә тапкыр республика күләмендә Дипломнар белән, чыга башлавына 50 ел тулу уңаеннан ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Партия, хөкүмәт тарафыннан куелган бурычларны үтәү өчен актив көрәшү белән бергә ул үзе дә үсте һәм бик күп каләм осталары, күренекле журналистлар, язучылар үстерде. Танылган шагыйрьләребез Зөлфәт Маликов, Харрас Әюпов, Абдулла Сәләхетдинов, язучы Саимә Ибраһимова, Рәдиф Гатауллин, тәнкыйтьче, профессор Флүн Мусин, прозаиклар Фәрит Гыйльметдинов, Факил Сафин, прозаик, драматург Фоат Садриев, Фаяз Дунай "Авыл утларын" да эшләгән яки аңа хәбәрләр язышып үскән кешеләр.

Газета бүген дә алгы сызыкта, халык белән, аның мәнфәгатьләрен яклап яши. Бүген Мөслим Матбугатының югары технология белән коралланган көчле техник базасы бар.

2003 елның 1 февралендә булып узган хадык депутатларының Мөслим районы Советы Президиумы утырышында "Авыл утлары" ("Сельские огни") газетасы редакциясе, район типографиясе, район телерадиокомпаниясе хезмәт коллективларының гомуми җыелышы карары белән танышканнан соң һәм ТР Дәүләт Советының "Татарстан Республикасында журналист кадрларны әзерләү, осталыгын аррттыру, квалификацияләрен күтәрү, социаль яклау турындагы" мәсьәләләр буенча комиссия тәкъдимнәрен РФ һәм ТР законнары белән туры китереп гамәлгә ашыру йөзеннән, "Мөслим информация-редакция үзәге" Дәүләт учреждениесе төзү турында карар кылынды. Әлеге үзәк составына район газетасы, район типографиясе, район телевидениесе һәм Мөслим радиосы кертелә. Үзәкнең директоры итеп Әхмәтов Мөдәмил Гыйлемҗан улы билгеләнә. Райондагы массакүләм мәгълүмат чараларының бергә берләшүе журналистларгаһәм матбугат хезмәтчәннәренә нәтиҗәле иҗади эшчәнлек белән шөгылҗләнергә, төбәктәге инофрмационкыр белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Бергәләшеп эшләүнең, яңалыкка омтылуның, үзгәрешләргә йөз тотуның нәтиҗәсе озак көттерми, 2004 елның 19 маенда - журналистларның VII "Бәллүр каләм" конкурсында катнашып, "Авыл утлары" газетасы "Бәллүр каләм"гә лаек булды. 2003 елның 15 ноябреннән - моңа кадәр Яр Чаллы типографиясендә басылган газета офсет ысулы белән "ПОЛ-54" машинасында Мөслим полиграфия цехында басыла башлады. Бүгенге көндә газета Яр Чаллы шәһәрендә "Глагол" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә басыла.

Радио.

Мөслимдә җирле радио 1962 елдан эшли башлый. Таһир Галиев 1962 елның июленнән элемтә бүлегенә радиотапшырулар оештыручы буларак эшкә кабул ителә. Аппаратураларга кытлык була ул чорда. Т. Галиев үз йөеннән 2 ленталы магнитофон алып килеп, шуның белән авылларга чыгып, терлекчеләрдән һәм механизаторлардан интервьлар алып, аларның чыгышларын әзерли. Авылларга җәяү дә, велосипед белән дә, ат җигеп тәчыга. Тапшырулар эфирга гадәттә, кичләрен бирелә. Шул ук вакытта Мөслим урта мәктәбе укытучылары Чәчкә Галиева һәм Роза Хәбибуллина көндезге тапшыруларда пионер һәм комсомол оешмаларының эшчәнлеге турында сөйли, балаларның концертлары да бирелә.

Район Сарманга кушылган чорда, 1963 елның февралендә җирле радио эшләүдән туктый.

1965 елның 1 гыйнварында Мөслим районы яңадан оешкач, районның барлык эшче органнары кабат торгызыла. 1965 елның 1 июленнән җирле радио кабат эшли башлый. Аның оештыручысы итеп Нәкыя Латыйпованы куялар. Радиостудия итеп почтаның бер бүлмәсен җиһазлыйлар. "Тембр" һәм "Камета" маркалы магнитофоннар алына.

Җәмәгатьчелек тәртибендә радионың редколлегиясе оештырыла. Аның составында авыл хуҗалыгы белгечләре, ВЛКСМ ның һәм КПСС ның район комитеты членнары, мәдәният йорты хезмәткәрләре, укытучылар, һәм башкалар була. Тапшырулар атнага ике мәртәбә яртышар сәгать бара. Урып-җыю, язгы чәчү чорында көн саен иртән 5.00 сәгатьтән 5,30 сәгатькә кадәр эфирга чыгалар. Әлеге тапшыруларда кыр эшләренең барышы, терлекчелектәге эшләр яктыртыла, хезмәт алдынгылары хөрмәтенә район үзешчәннәре башкаруында җырлар тапшырыла.

Нәкыя Латыйпова җирле радиотапшыруларны оештыручы булып, 13 ел дәвамында эшли. Аннан соң бу вазыйфада төрле елларда Гөлүсә, Әнисә Латыйпова, Нәсимә Мәүлиева, Назилә Лотфуллина, Гөлзәрия Шакирова эшли.

Радиостудиянең техник коралланышы әкренләп яхшыра. Журналистлар урыннарга йөртү өчен уңайлы булган магнитофоннар һәм радиорепортерлар белән чыга башлый.

2005 елның 10 апрелендә районда тапшыруларны үткәргечле (чыбыклы) радио аша трансляцияләү туктатылу сәбәпле, җирле радиотапшырулар дә чыкмый башлый.

Шул ук елның 1 августында Мөслимдә җирле радиотапшырулар кабат эфирга чыгарыла. ФМ 100 МГц еәлыгында Мөслимнең шәхси радиостанциясе эшли башлады. Яңа радио "Мөслим-МР" исемен йөртә. Җирле тапшырулар башта көнгә өч тапкыр: иртән 7.00-8.00, көндез 12.00-13.00, кич 20.00-21.00 сәгатьләрдә эфирга чыга. Ә бүген ул дүшәмедән алып җомгага кадәр һәр көнне, көндез 12.00-13.00 һәм кич белән 17.00-18.00 сәгатьләрдә чыга.

Телевидение.

Мөслим җирле телвидениесе 2000 елның 8 мартында беренче тапшыруын эфирга чыгара. Ул район хакимияте карары нигезендә оештырыла. Телевидениенең беренче җитәкчесе Заһит Хәбиров. Эфирга чыгу атнага бер тапкыр, ә бәйрәм көннәрендә атнага 2 атпкыр була. Программа нигезендә хәбәрләрдән, сәхифәләрдән һәм килгән котлау хатлары буенча төзелә. Программа туры линейкада монтажлана. Телевидениенең җитәкечес булып 2002 елдан Рамил Тулбаев эшли. 2002 ел ахырында, телевидение белән җитәкчелек итүгә Мөдәмил Әхмәтов билгеләнгәннән соң, телевизион тапшыруларның сыйфаты тамырдан үзгәрә. Телевидениедә система барлыкка киләк. 2003 елның җәеннән компьютер белән эшләү башлана. Компьютерлар урнаштырылгач, барлык төшерелгән материал башта компьютерга кертелә. Аннан тавыш яздырыла. Шул нигездә кадрлар туплап тезелә. Беренче елларда кулланылган "пушка" дип йөртелүче "VHS" камерасы урынына профессиональ камералар кайткач, кадр төшерү сыйфаты арта. Бүгенге көндә Мөслим телевидениесе атнага ике тапкыр, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 17.30 сәгатьтә эфирга чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев