Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим өлкәннәре сәяхәт кыла

Районда өлкән яшьтәге кешеләргә игътибар зур. 20 май көнне Мөслимнән 17 ветеран "Изге Болгар Җыены"на бардык. Анда Ислам академиясен карадык, Ак мәчеттә намаз укыдык. Милләттәшләребез чит илләрдән дә килгән иде, чечен республикасыннан килгән делегат та саф татар телендә чыгыш ясады. Безне алып килгән шоферга, озата барган шәфкать туташына зур рәхмәт....

Районда өлкән яшьтәге кешеләргә игътибар зур. 20 май көнне Мөслимнән 17 ветеран "Изге Болгар Җыены"на бардык. Анда Ислам академиясен карадык, Ак мәчеттә намаз укыдык. Милләттәшләребез чит илләрдән дә килгән иде, чечен республикасыннан килгән делегат та саф татар телендә чыгыш ясады. Безне алып килгән шоферга, озата барган шәфкать туташына зур рәхмәт.

24 май конне "Кояшлы Ык" паркына сәяхәт кылдык. Яр буе төзек, уңайлы, балаларга да, зурларга да ял урыннары бар. Чит илләргә дә чыгып йөрисе юк, Казан шәһәре дә бер якта торсын.

Аннан автобуслар белән Түреш авылына киттек. Асфальт юлдан авылга керүчеләрне Харрас Әюпов һәм Наил Әюпов үзләре каршы ала - портретлары авыл башында ук тора. Күренекле якташларыбызның туган нигезләрен яд иттек. Төзекләндерелгән Харрас чишмәсе суын эчеп, ветераннарның "Сүнмәс дәрт" коллективы концертын карадык. Күбәк авылы мәктәбендә әңгәмә чәй өстәле артында барды. Мәктәпне тәмамлаган билгеле затларның портретлары да урнаштырылган мәктәптә.

Әлеге кызыклы сәяхәтләрне оештырып ветераннарның күңелен күргән өчен район башлыгына, ветераннар советы рәисенә, район Советы аппараты җитәкчесе Азат Әхмәтҗановка зур рәхмәт. Барыгызга да исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләп калам. Барлык ветераннар исеменнән,

Мөҗәһидан Мортазин, Исәнсеф авылы ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев