Мөслим-информ

Мөслим өлкәннәре көч сынашты

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә өлкәннәр арасында спорт ярышлары үтте. Өстәл теннисы, дартс, шахмат һәм шашка уеннарында өлкәннәр бик теләп катнаштылар. Өстәл теннисында беренче урынга Мансур Илалов, икенче урынга Наил Юлдашев, өченче урынга Валерий Дәүләтбирдин лаек булдылар. Дартста 1-3 урыннарны Валерий Дүләтбирдин, Наил Юлдашев, Мансур Илалов бүлештеләр. Шахмат уенында 3...

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә өлкәннәр арасында спорт ярышлары үтте. Өстәл теннисы, дартс, шахмат һәм шашка уеннарында өлкәннәр бик теләп катнаштылар. Өстәл теннисында беренче урынга Мансур Илалов, икенче урынга Наил Юлдашев, өченче урынга Валерий Дәүләтбирдин лаек булдылар. Дартста 1-3 урыннарны Валерий Дүләтбирдин, Наил Юлдашев, Мансур Илалов бүлештеләр. Шахмат уенында 3 урынны Рөстәм Нуриев, 2 урынны Наил Хамматуллин, 1 урынны Валерий Дәүләтбирдин алды. Шашка уенында Флүрә Дәүләтшина һәм Надежда Үтябаева беренче урынны бүлештеләр. Барлык җиңүчеләргә дә район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенең грамоталары, медальләре һәм спорт төрләренең сувенирлары тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: