Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим лицеенда "Игелекле ярминкә" узды

Язгы игелек атнасы кысаларында Мөслим лицее укучылары үзләре җитештергән продукцияләрдән ярминкә оештырды. Һәр сыйныф укучылары әти-әниләре ярдәме һәм үз көчләре белән пешерелгән ризыкларны сыйныфташларына тәкъдим итте. Сәүдә киртәләрендә оекбаш, бияләй кебек кул эшләре, сөт ризыклары да урын алган иде.

Укучылар көче белән әзерләнгән ярминкә мәктәптә беренче тапкыр гына узмый. Алдагы ярминкәләрдән аермалы буларак, бу көнне укучылар яшьтәшләренә игелек кылу максаты белән сәүдә итте. Иң мөһиме, укучылар кече яшьтән үк акча эшләргә өйрәнеп үсә.

Гомуми сатылган продукциянең күләмен укучылар төгәл генә әйтә дә алмый. Алып килгән бар ризык реализацияләнгән. Ярминкәдән кергән акча 6 мең сумнан артык булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X