Мөслим-информ

Мөслим лицеенда геройлар истәлегенә ярышлар узды

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, лицей базасында мәктәп укучылары арасында пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар узды. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары да чакырылган иде.

Бәйгедә 15 мәктәптән 50 дән артык укучы көч сынашты. Команда зачетында Тат. Шуран мәктәбе җиңү яулады, Икенче урында - Рус Шуган, өченчедә - Мөслим урта мәктәбе командалары.

  • Хәтерләрдә ул еллар...
  • “Алтын балык” фестивале
  • Рәшит Шәфыйковның юбилей кичәсе узды
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
  • Агач утырту – изге эш

Шәхси беренчелектә Дтана Олокина, Виктория Мосолкова (Рус Шуган), Азилә Кәшифразова (Мөслим урта мәктәбе), Нәргиз Мирсалихов (Тат. Бүләр),Раил Нурлыгаянов (Тат. Шуран), Рамис Талыйпов (Симәк) яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Җиңүчеләргә ДОСААФ җәмгыятенең һәм мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары һәм призлары тапшырылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: