Мөслим-информ

Мөслим лицее республика укытучыларын сингапур методикасы буенча эшләргә өйрәтте

Мөслим лицее базасында «Татарстан Республикасы Өстенлекле Мәктәпләренең инновацион потенциалы» республика проекты кысаларында 6 өстенлекле мәктәбе директорлары һәм аларның урынбасарлары катнашында республика семинары узды.

Семинар педагогларның профессиональ компетентлылыгын күтәрү, өстенлекле мәктәпләренең методик базасын баету, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Educare International Consultancy сингапур компаниясенең уртак проектының "Кооператив укыту" юнәлеше буенча тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылды. Семинарда лицей директоры Лилия Хабибуллина чыгыш ясады. Укытучылар - Светлана Иванова, Эльвира Хабибуллина, Венера Харисова, Светлана Фазилова, Светлана Җәләева, Эльвира Ситдикова килгән кунакларга ачык дәресләр күрсәтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: