Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим кызы Екатерина – эколидер

Укучылар экология өлкәсендә берничә ел инде күләмле эш башка. Алар экологик экспедицияләрдә дә катнашалар, әйләнә-тирәне чүп-чардан арындыру буенча үткәрелгән өмәләрдә дә башлап йөриләр. Төрле акция һәм конкурсларда да катнашырга вакыт табалар. Бүгенге көндә Түбән Кама шәһәренең медицина көллиятендә белем алучы Екатерина Иванованы райондашларыбыз "Мөслимнең иң актив эколидеры" дип йөртә.

Мөслим лицеенда укыган вакытта Катяның уңышлары турында шактый яздык. Җәйге каникуллар чорында сәләтле кызыбыз, "Россия экологиясе" партия проекты кысаларында үткәрелгән "Бергә эшлик!" бөтенроссия экология акциясендә катнашып, "Эколидер" номинациясендә җиңү яулады һәм 19 октябрь көнне Кырымның Артек лагерена китте.

- Татарстаннан әлеге лагерьга барлыгы дүрт кыз китте. Алар арасында райондашыбыз да булу - районыбыз өчен зур мәртәбә! Укучыбызның уңышларына ихластан сөенәбез һәм алга таба да аңа уңышлар, яңа җиңүләр телибез! - ди лицейның тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алсу Латыйпова.

"Артек"та укучылар 8 ноябрьгә кадәр булачак. Бу вакыт эчендә төрле укулар, файдалы һәм күңелле чараларда катнашып, экология буенча белемнәрен дә күтәрәчәкләр. Артек лагереның уникенче сменасы кысаларында "Бергә эшлик!" хәрәкәт проектлары конкурсына нәтиҗә дә ясалачак. Безнең эколидерлар командасы бәйгегә "Һәр йортка - экология" исемле проектны тәкътим итәчәк.

- Әлеге проект 5-9 класслар өчен экология дәресе формасында эшләнде. Бу дәрес экологик менеджмент принципларын аңлатып кына калмый, аны һәр укучы файдаланырлык итеп тә күрсәтә. Безнең проект уңышлы булыр һәм жюри тарафыннан югары бәя алырбыз дип ышанабыз, - диде Катерина Кырымга китәр алдыннан.

Уйлап карасаң, экология буенча быел шактый эш башкарылды. "Бергә эшлик!" акциясендә Татарстанның 290 белем бирү учреждениесе - барлыгы 25162 кеше катнашкан! 476 данә экоплакатлар эшләнеп, 527 экология дәресе үткәрелгән. Барлык укучыларның да интернетта һәм социаль челтәрләрдә актив эш алып барганы да мәгълүм. 290 мәктәп арасыннан нәкъ менә лицей укучысының эше сайлап алыну - Катерина Иванова хезмәтенә зур бәя. Райондашыбыз алга таба да Мөслим данын еракларга танытыр, дип ышанабыз!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев