Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим кызлары Фәннәр фестивалендә катнашты

5-7 ноябрь көннәрендә Яшел Үзән районының Кирпичников исемендәге лицей-интернатында II Республика Фәннәр фестивале булып үтте. Анда республиканың 48 муниципаль районыннан җиңүчеләр катнашты. Бәйгенең беренче көнендә укучылар фән һәм техниканың өстенлекле юнәлешләре буенча үзләренең проект эшләрен күргәзмәгә урнаштырдылар. Күргәзмә эшчәнлеге белән ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы, Экология һәм җир асты байлыклары...

Фестивальнең икенче көнендә укучылар үз проектларын компетентлы жюри каршында якладылар. Мөслим гимназиясе укучылары, "Биология һәм экология белгечләре" экологик берләшмә әгъзалары Язилә Әһлиуллина, Динара Бәдретдинова, Лиана Харисова "Онытылган чишмәләргә - икенче тормыш" дип исемләнгән проект эшенә презентация ясадылар.

Команданы яхшы әзерлекле рәвештә оештырганы өчен, җитәкчеләре, биология укытучысы Ләйсән Бариева фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттаховның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев