Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим кыр батырларын хөрмәтләде (ФОТОЛАР)

Мөслим сабан туена дәрәҗәле кунаклар, танылган якташларыбыз чакырулы иде. Алар арасында республика Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман, премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, "ТНВ" телеканалы генераль директоры Илшат Әминев, "Ватаным Татарстан" газетасының махсус корреспонденты Рәшит Минһаҗев бар иде.

Сабантуй районыбызның гимнына әверелгән "Без - мөслимлеләр" җыры белән башланып китте. Район башлыгы Рамил Муллин район Советы, Башкарма комитеты, үз исеменнән барча халыкны милли бәйрәм белән тәбрикләп, фидакарь хезмәт куючыларга рәхмәтен җиткерде, ветераннарның данлыклы өлешен зурлап бәяләде. Быел җирлегебездә укытучыларның республика семинары үтү сәбәпле, Мөслимгә эшлекле визитларын ешайткан министр Энгель Нәвапович Президентыбызның котлау сәламен җиткерде. Үз исеменнән дә тәбрикләп, махсус программалар нигезендә җирлегебезнең яңарыш кичерүен билгеләп үтте. Бөтен районнар өчен дә бертигез булган әлеге программаларның Мөслим районында елдан елга тотрыклы рәвештә тормышка ашырылып баруы - район җитәкчелегенең тырышлыгы нәтиҗәсе, дип ассызыклады ул һәм зур хезмәт куеп җир куенына урнаштырылган орлыклардан мул уңыш җыеп алырга язсын, дип изге теләкләрен белдерде.

Энгель Нәвапович һәм Рамил Муллин хөкүмәт бүләкләрен тапшырдылар. Агросәнәгать өлкәсендә озак еллар тырыш хезмәт куйган "Строймелиосервис" җәмгыяте шоферы Кәрамов Фиргать Тимерхан улы - Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына, "Әюпов" крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Әюпов Рамил Миргалим улы Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Рәхмәт хатына лаек булды. Ел дәвамында иганәчелек эшен актив алып барганы өчен җаваплылыгы чикләнгән "Агромастер" җитештерү компаниясе" җәмгыяте генераль директоры Исламов Илгиз Зәкиҗан улы "Ел иганәчесе" республика бәйгесе җиңүчесе" дипломы белән бүләкләнде.

«Родные края - Туган як» агрофирмасы терлекчесе Гыйлметдинов Фиргат Гыйләҗетдин улы, механизаторлар - Кондратьев Юрий Николаевич ("Нуретдинов" фермер хуҗалыгы), Гыйләҗев Ризит Занур улы ("Әюпов" фермер хуҗалыгы), Шәйгәрданов Айдар Минсәгыйт улы ("Намус" җәмгыяте) һәм "Сәйфуллин" фермер хуҗалыгы башлыгы Сәйфуллин Ришат Ренат улы ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына лаек булдылар.

Сабантуйның тантаналы өлеше язгы кыр эшләренә әзерләнүдә һәм үткәрүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән механизаторларны, күпьеллык намуслы хезмәтләре белән хөрмәт казанган терлекчеләрне, шоферларны данлау белән дәвам итте. Хөснуллин Зиннәтулла Гыйлмулла улы «Родные края - Туган як» агрофирмасы терлекчесе, "Исламов" фермер хуҗалыгы шоферы Нәгыймов Әбүзәр Әнвәр улы, "Авзалов" фермер хуҗалыгы механизаторы Ногманов Фәргат Фәһимулла улы, Сарман аграр көллияте Мөслим филиалының производствога өйрәтү мастеры Галимҗанов Рүзәл Әбүләес улы, "Урожай" җәмгыятенең ремонт мастерское мөдирләре Зайцев Сергей Николаевич ("Авангард"), Нәҗипов Илфат Мизхәт улы («Уңыш») һәм "Яңа Сәет" бүлекчәсе сыер савучысы Байгузина Елена Валерьяновна, "Ык" җәмгыятеннән механизаторлар Әһлиев Алмаз Сәйфи улы ("Калмыя") һәм Шәйхразиев Фидаел Мөдәссир улы («Игенче»), Фәррахов Таһир Флүн улы ("Дуслык"), Садыйков Илгиз Хәзрәтгали улы, "Новый путь" бүлекчәсе осеменаторы Басорина Нина Ильинична, "Әюпов" крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Тәһауов Фәһим Фоат улы район башлыгының Мактау грамотасы һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.

Язгы чәчү буенча үз хуҗалыкларында яхшы күрсәткечләргә ирешеп, кыр батыры булган механизаторларга район башлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырылды. Менә алар - һөнәрләренә тугрылыклы авыл фидакарьләре: "Родные края - Туган як" агрофирмасы" ҖЧҖ - Сөләйманов бәшир улы, Төхбәгалиев Илсур Заһир улы, Үтәгәнов Евгений Кузьмич; «Намус» ҖЧҖ - Кәримов Мөнәвир Сәгадәт улы, Шәйхетдинов Фердинанд Хаҗиәхмәт улы, Сәйфуллин Илсур Госман улы; "Ык" ҖЧҖ - Галимҗанов Әмирҗан Рифгать улы ("Калмыя" бүлекчәсе), Зиннәтуллин Әскәр Мәхмүтҗан улы ("Игенче"), Вәлиев Ирек Диктат улы ("Дуслык"), Мифтахов Рамил Миншәрип улы ("Новый путь"), Кәримов Илфир Назыйф улы; «Урожай» ҖЧҖ - Муллин Динар Муллаян улы ("Авангард"), Зиатдинов Гәйфетдин Фәслах улы ("Мәгариф"), гайнанов ЛенарМарат улы ("Уңыш"), Кәримов Разиф Әбугали улы ("Үрәзмәт"), "Исламов" ФХ - Хәйруллин Фәнүс Зөфәр улы, Гыйзтдинов Фидаил Фәрит улы, Тазов Максим Владимирович; "Авзалов" ФХ - Фазлыев Рифат Зәкәрия улы, "Нуретдинов" ФХ - Кононов Эдуард Анатольевич, "Әюпов" ФХ - Гыйләҗев Ризит Занур улы, Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалы - Миркасыймов Вәкил Миргарифан улы.

Районның кыр батыры исеменә "Родные края - Туган як" җәмгыятеннән Илнар Сөләйманов лаек булды. Ул район башлыгының Рәхмәт хаты, 10 мең сум күләмендә акчалата премия бүләкләнде, кыр батырының иңсәсенә тәкә салынды. Илнар 2576 гектарда чәчүне сыйфатлы үткәргән, 1776 эталон-гектар эш башкарып, 73 смена-норма үтәгән.

Район хуҗалыклары арасында үткән машина белән сыер саву осталары бәйгесендә беренче урынны алган Жданова Наталья Александровна ("Ык" агрофирмасы "Новый путь" бүлекчәсе), икенче урынны яулаган Сәлахова Фәнзирә Идият кызы ("Родные края - Туган як" агрофирмасы), өченче урынга чыккан Ильясова Зилия Садретдин кызы ("Урожай" агрофирмасы "Мәгариф" бүлекчәсе), мөгезле эре терлек үрчетү буенча технологлар бәйгесендә беренче, икенче урыннарны яулаган "Ык" агрофирмасы алдынгылары Басорина Нина Ильинична ("Новый путь"), Нурлыгаянова Рәзилә Гыйлмегаян кызы ("Игенче") һәм өченче урынны алган Бабаева Алсу Госман кызы ("Родные края - Туган як") шулай ук район башлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.

Мөнирә Арсланова.

Римма Афзалова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев