Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим курайчылары - Яр Чаллы сәхнәсендә

22 март көнне Яр Чаллы шәhәрендә, якташыбыз Инбер Шәфыйков истәлегенә багышлап, "Моңлы кура" исемле IV республикакүләм курайчылар конкурсы узды. Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары бәйгедән зур җиңү белән кайттылар. Динар Гыйздәтов (укытучысы - Радик Газизов) гран-прига лаек булды.

Динарга оештыру комитетының кыйммәтле бүләге hәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Харис Нигъмәтҗановтан исемле курай тапшырылды. Гаилә ансамбльләре арасында - Мөҗәhит hәм Булат Әхмәтҗановлар, балалар ансамбльләре арасында Рунар Шәяхмәтов җитәкчелегендәге курайчылар ансамбле, үз яшь номинациясендә Мөҗәhит Әхмәтҗанов беренче урынны алдылар. Җинүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Фәнис Абдуллин җитәкчелегендәге курайчылар ансамбле бәйгедә кунак буларак чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев