Реклама
Җирлегебезгә эш визиты белән Балтач районыннан делегация килде.
Мөслим һәм Балтач районнары мәгариф идарәләре җитәкчеләренең тәрбия эшләре буенча урынбасарлары, мөгаллимнәр һәм дин әһелләре “Мәгариф учреждениеләрендә балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү буенча нәтиҗәле практикалар: тәҗрибә һәм инновацияләр” дигән темага семинар-киңәшмәдә катнаша. Алар Мөслим гимназиясендә Рушат дәресләрен тыңладылар, район үзәгендәге мәктәпләрдә, “Кояшкай” балалар бакчасында, мәктәптән тыш эшләр үзәгендә булдылар. Соңыннан балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү буенча түгәрәк өстәл узачак.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз