Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим кошчылары экологик яктан чиста продукция җитештерә

Разыйф Кәрамов белән Ришат Сәйфуллинның Игенче авылында кошчылык фермасы төзүләренә берничә генә ел үтте. Санаулы вакыт эчендә ферма, үсеш алып, кошчылык тармагында үз урынын булдырды. 40 мең чеби алып, тавыкчылык белән эш башлаган егетләр бизнесларын киңәйтергә дә өлгергән. Бүген алар чебидән тыш күркә, казлар да үстерә.

Бер көнлек чебиләрне үстереп саткач, фермага казлар алып кайталар. Тавыклар 120 мең булса, казлар 7 мең данә. Кош-корт үстерү өчен шартлар тудырылган. Күле дә, көтүлеге дә бар. Азыкны исә җирле фермерлардан сатып алалар.

Фермерлар үсешкә йөз тота. Узган ел Тойгелдедә дә ферма торакларын алып, аларны ремонтлап, биредә күркә үстерә башлаганнар. Дүрт торакның өчесе кулланылышта, берсе ремонтланып килә. Күркәләр 2 меңнән артык исәпләнә.

Күркәләр үстерү тагын берничә кешене эшле итәргә мөмкинлек биргән. Бүген Игенче кошчылык фермасында - 15, Тойгелдедә 6 кеше хезмәт куя. Алар арасында Иске Вәрәштән килеп эшләүчеләр дә бар. Хезмәт хакын айныкын айга түләп баргач, нигә эшләмәскә?!

Кош-кортны октябрь аенда итләтә дә, тереләй дә сатарга исәпләре.

Аннан торакларны чистартып, дезинфекция ясагач, декабрьдә янәдән бер көнлек чеби алырга планлаштыралар. Алары йомырка тавыклары булыр, дип көтелә.

Киләчәккә планнары да зурдан. Торакларның калганнарын да яңартып, производствоны тагын да киңәйтергә исәпләре. Тавыкларны - 250 меңгә, казлар белән күркәләрне 10 меңгә җиткерергә планлаштыралар. Эш җитәрлек, продукциягә сорау бар, ди Разыйф Кәрамов.

Шулай булмыйни, җирле җитештерүчеләр ышанычлырак һәм алар тәкъдим иткән продукция дә экологик яктан чиста. Ә фермерларның күп булуы җирлекләрнең салым базасын ныгытуы белән генә түгел, халыкны эшле итү белән дә отышлы.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X