Мөслим-информ

Мөслим китапханәсендә Ватан геройлары белән очрашу үтте

9 декабрь - Ватан Геройлары көне. Шул уңайдан бүген район үзәк китапханәсендә сугышчы-интернационалистлар белән очрашу үтте. Чарага кунак итеп, Әфган сугышы ветераннары Данил Госманов һәм Дамир Шәфигуллин чакырылган иде. Алар очрашуда катнашкан Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 10 а классы укучыларына Ватан алдындагы изге бурычларын ничек үтәүләре турында сөйләделәр, булачак солдатларга киңәшләрен бирделәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: