Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим кибетләрендә продукция җитәрлек!

Бу көннәрдә кибетләрдә гадәттәгедән үзгә ыгы-зыгы күзәтелә. Халык күпләп азык-төлек һәм көнкүреш кирәк-яраклары ала.

Коронавируска бәйле карантин булыр да кибетләр ябылыр, дип куркучылар бар. Мөслим кибетләренә продукция көнаралаш килә, көн саен товар китертүче кибетләр дә бар. Азык-төлек җитәрлек. Кибет киштәләре сәгате-сәгате белән бушап алса да, сатучылар аларны тутыра тора. Борчылыр сәбәп юк.

Республика үз җитештерүчеләре хисабына халыкны тулысынча азык-төлек белән тәэмин итә ала. Халыкның продукцияне күпләп алуыннан файдаланып, кайбер кибетләр азык-төлеккә бәяне күтәрергә яки яраклылык вакыты чыккан продукцияне тәкъдим итәргә мөмкин. Игътибарлы булыгыз!

undefinedКоронавируска килгәндә, республикада ситуация тотрыклы. Кайбер уку йортларында карантин кертелү, чит илләргә юл ябылу авыруны кисәтү максатыннан эшләнә.

Римма Афзалова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев