Мөслим-информ

Мөслим картлар йортында тәрбияләнүчеләр вакытлы матбугат белән таныша

Бүген үзәк китапханә хезмәткәрләре Гөлсирә Вафина һәм Миләүшә Кашапова район картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр белән очраштылар. Алар өлкәннәргә төрле бүләкләр, күчтәнәчләр алып бардылар. Шулай ук татарча журналлар белән таныштырдылар, әңгәмә кордылар. Китапханә хезмәткәрләре өлкәннәргә китаплар һәм журналлар да бүләк иттеләр. Интернатта яшәүче әби-бабайлар очрашудан канәгать калдылар, дип хәбәр итәләр район картлар һәм инвалидлар йортыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: