Мөслим картингчылары уңышка йөз тота

Мәктәп укучылары буш вакытларын файдалы шөгыль белән үткәрсен өчен мөмкинлекләр шактый. Шуларның берсе - район үзәгендәге "Яшьлек" спорт-сәламәтлендерү комплексы каршындагы яшь картингчылар секциясе. Бу секция 2016 елдан ныклап эшли башлады. Дөрес, башта шөгыльләнүчеләр икәү генә була. Бүген Рифкать Абдуллин җитәкләгән секциягә 15 ләп бала йөри.
- Күпчелеге - Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучылары, - ди Рифкать Абдуллин. - Алар бик теләп йөриләр, картингчы белергә тиеш бар нәрсәне зур кызыксыну белән өйрәнәләр. Балаларның ярышларда катнашу теләге дә көчле. Картинг техник яктан куркыныч спорт төре булгач, ярышларда катнашу өчен ата-аналарның нотариуста расланган рөхсәте кирәк. Мондый документны берничә укучының гына әти-әнисе бирә алган. Ярышларда катнаша алмаган баланың түгәрәккә дә йөрисе килми башлыйдыр инде.
Мөслим картингчыларының беренче уңышлары да бар инде. Март аенда Буа районы башлыгы призына Казанда үткән ярышта Альбина Әхмәтҗанова кызлар арасында сигезенче урынны алды. Ике йөздән артык спортчы катнашкан чарада беренче унлыкка керү зур дәрәҗә санала. Альбина Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 6 классын тәмамлаган. Ул кечкенәдән үк күбрәк әтисенең шөгыльләрен үз иткән: техника белән кызыксынган, балык тоткан. Малайларның ушлары китә торган спорт төренә тартылуы да шуннандыр.
Картинг - зур чыгымнар сорый торган спорт төре. Аның өчен махсус трасса, зур ярышларда катнашу өчен узыш картлары (машина) кирәк. Безнекеләр әлегә стадионның йөгерү юлында узыша, картлары да гадирәк. "Трассабыз булса, нәтиҗәләребез тагы да әйбәтрәк булыр иде" - диләр яшь пилотлар.
Ярышларда катнашуда аларга район зур ярдәм күрсәткән. Иганәчеләр дә ярдәмнәреннән ташламыйлар. 31 май-1 июнь көннәрендә Казандагы "Форсаж" картинг клубында Татарстан беренчелеге кубогына узган ярышларда да чыгыш ясады мөслимлеләр.
- Анда республика районнарыннан 260 тан артык яшь картингчы катнашты. Безнең картингчылар Данил Мәүлиев, Рамил Кәлимуллин, Алмаз Камалов һәм Альбина Әхмәтҗанова уңышлы чыгыш ясадылар, - ди тренерлары Рифкать Абдуллин. Балалар һәм аларның тренеры ярышларда катнашу мөмкинлеге тудырган район Башкарма комитетына, эшмәкәр Нияз Габдрахмановка, "Наиком" ягулык салу станциясенә рәхмәтләрен җиткерәләр.
Мөнирә Арсланова.
Динар Минһаҗев фотолары.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 июль 2022 - 09:34Әлмәт авылы сулы булды Авылны су белән тәэмин итүгә читтә яшәүче якташлар да өлеш керткән.2000
-
6 июль 2022 - 09:24ГТО нормативларын тапшырдылар "Транснефть-Прикамье" акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшыруда катнашты2100
-
6 июль 2022 - 08:30Ак Барс Банк тәкъдим итә Ак Барс Банк һәр нәрсәгә дә 10% суперкешбэк исәпли3200
-
6 июль 2022 - 08:22Ут булмый 6 июль конне 09.30-15.00 сәгатьләрдә Мөслим урамнарында ут булмый3200
-
5 июль 2022 - 19:46Үлән чәйләре файдалы! Чәй безнең организмга ләззәт кенә биреп калмый, ә сәламәтлегебезне дә ныгытсын дисәк аңа төрле кушылмалар өстәргә була. Түбәндә сүз шул хакта.10900
-
5 июль 2022 - 18:49Фәнисә Хәбибуллина комсомол яшьлеге турында яза 1960 елның ноябрендә комсомолга кердем. Әткәй белән әнкәй (хәзер мәрхүмнәр инде), комсомолга керүем белән котлап: “Кызым, комсомол исеменә тап төшермә, акыллы, кешелекле бул!”– дип, кулымны кыстылар. Аннары әткәй, почтага барып, “Татарстан яшьләре” газетасына язылып кайтты. Һәм: “Укы, кызым, газета синең ышанычлы дустың булыр”, – дип, газетага язылуы турында квитанция бүләк итте. Ул шатлыклы көнем бүгенгедәй хәтередә.10900
-
5 июль 2022 - 17:37Авылым тарихы. Тегермәнлек Тегермәнлекнең көнбатыш тарафында мари зираты калдыклары бар (халык телендә чирмеш зираты). Бер елны үләт базы казыганда, кеше сөякләре чыга башлагач, эшне туктатып, ул урынны кире күмеп куйдылар. Кайберәүләр бу урынны Тегермәнлекнең иске зираты булмадымы икән дигән фикерләр дә әйтә.12900
-
5 июль 2022 - 15:15Ветераннар очрашуы Кичә Мөслимгә Тукай районыннан ветераннар Советы делегациясе килде7400
-
27 июнь 2022 - 14:57Мөслимлеләр журналларны яратып укый
-
23 июнь 2022 - 09:42Солдат хатлары
-
6 июль 2022 - 10:30Сөтчелек комлекслары арта“Август-Агро” идарәче компаниясе 2800 сыерга исәпләнгән тагын өч ферманы сафка бастыра.1800
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5428102
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.520300
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.462401
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).367604
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.333603
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.254801
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика