Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим кардан чистартыламы?

Көттек соң, балалар җәй җиткәнен көткән кебек, зарыгып кар төшкәнен көттек. Ә ул килде дә, гафу үтенгәндәй, туктамый ява да ява.

Яусын, мондый аклык, мондый гүзәллек кемнең генә күңелен куандырмый икән?

Мөслимлеләрне, кар яуган көннән башлап, сәгать кыңгыравы түгел, ә кар этүче техникалар тавышы уята. Район юллар челтәрен чистарту белән шөгыльләнүче оешмалар өчен сынау чоры җитте. "Мост" җәмгыяте кар яуганның икенче көнендә үк техникаларын тулы куәтенә эшләтеп җибәрде. Мөслим урамнарын, юл буйлап сузылган тротуарларны алар чистарта. Грейдер, автогрейдер, кар эткечле "Т-150", "МТЗ-82" тракторлары, этелгән карны себереп баручы "МТЗ-325" мини тракторы бик иртә эшкә кузгала. Юлчылар, урамнарның шактый тарлыгын һәм тротуарлар булуын исәпкә алып, өелгән карны погрузчик ярдәмендә төяп озатып та җибәрәләр. Җәмгыятьнең өч "КамАЗ"ы урам карын билгеләнгән махсус урынга - басуга чыгара.

- Кар күләме арткан очракта да җиңәрбез, базада "К-700" тракторына көйләнгән бульдозер әзерлек сызыгына куелган, - ди "Мост" җәмгыяте җитәкчесе Фиргать Галимов.

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр, машиналарын парковкаларга куючы шоферлар "Яшелләндерү һәм төзекләндерү" унитар предприятиесе егетләренә рәхмәтледер. Оешманың 8 берәмлек техникасы билгеләнгән һәр участокта бүген күләмле эш башкара. Пушкин урамында түтәлләрне таптамыйча, бордюрларга кагылмыйча, эшкә ашыгучыларны "коендырмыйча" гына кар чистарту үзе бер осталык сорый.

- Безнең эшчеләр "Кояшлы Ык" ял зонасы территориясен, андагы парковкаларны кардан арындыра. Ял итәргә, саф һава сулап, сәламәтлекләрен ныгытырга теләүчеләр өчен юллар чиста. Моннан тыш кышын Сал. Мухан һәм Метрәй авыллары урамнарын кардан арындыру да безгә йөкләнгән, - предприятие җитәкчесе Илнур Миргазизов.

Төрле юнәлештәге 350 чакрымга сузылган Мөслим юлларының чисталыгын "Татавтодор" җәмгыятенең Минзәлә филиалы Мөслим участогы тәэмин итә. Соңгы көннәрдә кар чистарту эшенә өч автогрейдер, өч "МТЗ-1221" тракторы һәм башка юл эше машиналары, роторлы "Урал" машинасы, бер төягеч җәлеп ителгән. Юлчылар трассаларны кардан арындырудан тыш аерым участокларга тозлы ком сибүне дә онытмыйлар.

Шулай да юлда йөрүчеләрнең һава шартларына игътибарлы булуы кирәк. Район эчке эшләр бүлегенең ДАИ хезмәтеннән алынган 5 декабрь мәгълүматларына караганда, метеорологик юл шартларын исәпкә алмый тизлеген арттырган автомобиль хуҗасы Элемтә авылы тирәсендә һәлакәткә очрый. Әлмәт шәһәреннән юлга чыккан шофер Мөслимгә килеп җитә алмый, машина юл кырына төшеп әйләнә.

Район метеорология станциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, үткән 5 көн эчендә җирлегебездә 44,9 мм кар яуган, карның биеклеге 8-9 см тәшкил итә. Бу соңгы декада нормасы кадәр явым-төшем күзәтелгән, дигән сүз. Көтелгән кыш карлы булыр кебек. Алдагы көннәрдә дә температураның төшүе һәм кар явуы көтелә.

Гөлзәрия Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев