Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе штрафка тартылды

Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү тәртибен бозган өчен административ җаваплылык каралган.

Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү тәртибен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылды.

Район прокуратурасы Мөслим авыл җирлеге башкарма комитетында гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарның үтәлешен тикшерде. Тикшерүдән күренгәнчә, 2018 нче елның 3 маенда Иске Карамалы авыллында яшәүчеләр, язмача рәвештә Мөслим авыл җирлегенә мөрәҗәгать итеп, исемен мәңгеләштерү максатыннан Мөслимнең бер урамына яисә административ бинага Харрас Әюп исемен бирергә тәкъдим иткән.  

Закон буенча җирле үзидарә органы яисә вазыйфадагы зат мөрәҗәгатьне объектив, һәрьяклап һәм үз вакытында карауны тзэмин итә, кирәк булган очракта мөрәҗәгатьне җибәргән гражданин катнашында, һәм сорауларга язмача җавап бирә. Дәүләт, җирле үзидарә органына яисә вазыйфадагы затка язмача кергән мөрәҗәгать теркәү көненнән 30 көн эчендә карала.

Тикшерү барышында ачыкланганча, Иске Карамалы авылында яшәүчеләрнең коллектив мөрәҗәгате законда билгеләнгән вакытта каралмаган. Шул сәбәпле Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесенә карата административ хокук бозу турында эш кузгатылган.

Прокурор реагированиесе акты асылда кару өчен мировой судка җибәрелде. Мировой суд тарафыннан Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе дәүләт файдасына 5 мең сум күләмендә штрафка тартылды. Моннан тыш, Мөслим авыл җирлеге башлыгы адресына законны бозуны бетерү һәм гаепле вазыйфадагы затларны дисциплинар җаваплылыкка тарту турында гариза кертелде. Хәзерге вакытта прокурор реагированиесе акты карала.

Район прокуратурасы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прокуратура