Мөслим икмәк пешерү комбинаты тәүлегенә 900 ипи пешерә
Икмәк пешерү комбинатында тәүлегенә 1 тонна икмәк пешерелә. Бу 800-900 ипи, дигән сүз. Моннан тыш, комбинатта 200 килограммнан артык камыр ризыклары җитештерелә: бармак, төрле эчлекле пироглар, өчпочмак һәм башкалар.
Җитештерелгән продукция Мөслим районы авылларына һәм район үзәгендә кибетләргә озатыла. Комбинатта барлыгы 33 кеше хезмәт куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев