Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим хуҗалыкларындңа агрохимик тикшерүләр бара

Мөслим районы авыл хуҗалыгы җирләрендә барлыгы 72073 гектарда агрохимик тикшерүләр үткәрелгән. Шуларның 31904 га ачы җирләр, барлык тикшерелгән җирләрнең 44,3% тәшкил итә. 2015 елда 33231 гектар, 2016 елда 3896 гектар авыл хуҗалыгы җирләре тикшерелгән.

Район буенча барлыгы 31904 гектар ачы туфраклы җирләр исәпләнә, шуларның 791 гектары бик ачы, 5252 гектары уртача ачылыктагы, 25868 гаектары йомшак ачылыктагы җирләр. 2016 елда ачы туфраклы 772 гектар җирдә известьлау эше башкарылган. Бу эшләрне башкару өчен республика бюджетыннан 4 млн. 654 000 сумлык ярдәм бирелгән. 2017 елда 37,5 гектар җирдә агрохимик тикшерүләр үткәрү планлаштырыла: "Туган як" агрофирмасында 9586, Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалы җирләрендә 325, "Исламов" КФХ 8756, "Чубаров" КФХ 157, "Хәйруллин" КФХ 111, "Хәсәнов" КФХ 156 гектар җирләрдә һәм шулай ук кече фермерлар җирләрендә үтәчәк. Җирләрне известьлау эше "Намус", "Туган як", "Урожай" агрофирмаларында 1805 гектарда башкарылачак. Бу эшләр өчен 8 млн 801304 сум күләмендә республика тарафыннан ярдәм биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X