Реклама
15нче май көнне Актанышта укучыларның Гамил Афзал исемендәге иҗат фестивале узды. Фестивальгә катнашу өчен 175 эш кабул ителгән.
Мөслим районыннан 14 эш җибәрелгән. Мөслим гимназиясе “Журналистика” түгәрәге укучыларының хезмәте Лауреат дипломы белән бәяләнде. 5 нче сыйныф укучылары Әдилә Бәдертдинова, Шамил Усманов, Айназ Закирова, Илина Бариева, Ранис Хәертдинов, Алинә Фәтхиева, Румия Бакиева Мөслим тарихына, истәлекле урыннарга багышланган легендалар иҗат иттеләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз