Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим гимназиясенең яңа йөзе

Мөслим, зурдан кубып, укытучыларның республикакүләм август конференциясенә әзерләнә. Иң күләмле төзелеш эшләре алып барылучы объектларның берсе - Мөслим гимназиясе. 2003 елда сафка бастырылган бина моңа кадәр бу дәрәҗәдә яңарту күрмәгән иде әле. Бүген биредә республика бюджетыннан бүленгән 35 млн сум акчага капиталь ремонт ясала. Эш фронты күләмле булуы белән таң...

Иң элек күзгә ташланганы - мәктәпнең фасады. Беренче каты - керамогранит, икенче, өченче катлары металлокассета белән тышланучы бина яшел, кызыл, соры төсләр белән бизәлә. Ишек, тәрәзәләр инде алыштырылган. Актлар залында исә зур яктырткычны алыштыру, идәнгә ковролин җәю белән мәшгульләр. Спорт залында агарту-буяу эшләре төгәлләнү алдында. Коридорларга үзенчәлекле дизайн уйлап тапканнар. Гадәти бертөрле буядан тыш, диварларга "Мөслим продукт" орнаментлары төшереләчәк.

Мәктәпнең тирә-юнен төзекләндерүгә дә зур игътибар бирелә. Тирә-юньне яшелләндерү, брусчатка җәю эшләренә район бюджетыннан 3 млн сум акча бирелгән. Укучыларның ял вакыты ачык һавада, файда белән үтсен дип, ишегалдында эскәмия белән ял итү почмаклары, фотозоналар да куелачак. Көн дә яңгыр явуга карамастан, территориядә эш туктамый.

- Иртәнге 8 сәгатьтән кичке 4 ләргә кадәр балчык тарату, газон чәчү, чәчәк утырту кебек эшләрдә катнашабыз. Конференция кысаларында эшләнсә дә, бу матурлык һәм уңайлыклар үзебез һәм балалар өчен бит, - ди гимназия укытучысы Гөлназ Мирзасалихова.

Дәүләт тарафыннан кабул ителгән яңа уку стандартлары мәгариф системасын тамырдан үзгәртүне таләп итә. Хәзер укыту процессы белем алучыларга мәҗбүри эш буларак йөкләнми, ә үз теләкләреннән чыгып эш итүләрен таләп итә. Моның өчен дәресләрдә һәм тәнәфес вакытында файдалы уен формаларын куллануга өстенлек бирелергә тиеш.

- Шуңа бәйле гимназиядә спорт корылмалары артачак. Хоккей тартмасы, футбол мәйданы бар иде инде. Яңа уку елыннан барлык укучылар өчен каршылыклар полосасы эшли башлаячак. Бу җайланмаларны без физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре фәннәрендә кулланырга ниятлибез. Баскетбол мәйданчыгы, ачык һавада тренажерлар инде урнаштырылды, - дип ачыклык кертте гимназия директоры Азат Мирзаянов.

Гимназиясе заманча җиһазлар белән тулыландырылачак. Өч катта да электрон расписание экраннары куелачак. Бу яңалык район үзәгендәге өч мәктәпкә дә кертелә. Психология кабинетына куелачак интерактив идәннәрдә укучылар футбол уйный алачак.

Ремонт эшләре февраль-март айларында ук башланган иде. План нигезендә эшләрне 31 июльгә тәмамларга уйлыйлар. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илнур Әхмәтов сүзләренчә, килеп чыккан барлык проблемалар вакытында хәл ителә.

- Техника көченнән кала, эшче куллар да күп таләп ителә. Көн саен килеп, ремонт-төзекләндерү эшләрендә йөрүче авыл мәктәпләре коллективларына, гимназиянең үз хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәсе килә. Һава шартлары уңай торып, мәктәп коллективлары да намуслы гына ярдәмен күрсәтсә, планлаштырылган срокларга сыешачакбыз, - ди Илнур Әхмәтов.

Алеся Латыйпова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X