Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим гимназиясе бүген 21 укучысын олы юлга озатты (ФОТОРЕПОРТАЖ)

25 нче май көнне мәктәпләрдә соңгы кыңгырау чылтырады. Гимназия укучылары өчен бәйрәм бу елны Мөслимнең Курай паркында үткәрелде. Бәйрәмгә кунак итеп чакырылган район башлыгы, район советы рәисе Рамил Муллин олы тормыш юлына аяк басучы укучыларга уңышлар, чыгарылыш сыйныфларга алга таба имтиханнарны яхшы гына тапшырып, тормышта үз урыннарын табуны теләде.

Бу елны гимназияне 11 сыйныфтан - 21, 9 сыйныфны - 43 укучы тәмамлады. Һәр елдагыча фән олимпидаларында, спорт ярышларында, сәнгать конкурсларында катнашып килгән укучылар грамоталар белән бүләкләнде. Бәйрәмгә килгән кунакларны да күңелләре белән ерак балачак елларына алып киткән, күзләрне дымландырган бу тантанада күңелле һәм моңсу мизгелләр күп булды.

Бәйрәмдә төрле фән олимпиадаларында, бәйгеләрдә, спорт ярышларында катнашып, җиңү яулаган укучыларга мактау грамоталары тапшырылды.

Алда беренче сынаулар көтә. Ни генә булмасын, имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны телибез! Сезгә дөньяның матурлыгын, тормышның асылын, яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев