Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим гимназиясендә семинар үтте

29 нчы ноябрь көнне Мөслим гимназиясендә "Гимназия, база мәктәпләре һәм "Күбәләк" балалар бакчасы арасында хезмәттәшлек" темасына семинар үтте. Семинарда башлангыч класслар буенча мәгариф бүлеге методисты Ильмира Харитонова, Мөслим гимназиясе, Метрәй, Мәлләтамак башлангыч, Вәрәшбаш, Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәпләре, "Күбәләк" балалар бакчасы тәрбиячеләре катнашты.

Семинар кунаклары гимназия укучыларының тематик күргәзмәсе белән таныштылар, башлангыч сыйныфларда ачык дәресләр карадылар, мастер-классларда булдылар. Кунаклар алдында гимназиянең башлангыч сыйныф укучылары үзләренең фәнни эшләре белән чыгыш ясадылар. "Алло, без талантлар эзлибез" чарасы зур алкышлар астында узды. Соңыннан семинар эшенә йомгак ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев