Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим гимназиясендә музыка һәм сәнгать укытучыларының районара семинары узды

Гимназия базасында музыка һәм рәсем сәнгате укытучыларының районара семинары узды. Семинар мәктәпнең музыка укытучысы Г.А. Фәхретдинова җитәкчелегендә "Йолдызлар яңгыры" дигән сәламләү белән башланып китте. Аннан рәсем сәнгате укытучысы Л.Солтанова белән география укытучысы Г. Рәхимуллина "Диңгез төбе" дигән темага интегрәльләштерелгән рәсем сәнгате һәм география дәресе күрсәттеләр. Район мәктәпләренең музыка һәм рәсем сәнгатеукытучылары тарафыннан: "Гадәти булмаган рәсем ясау техникасы "Зентангл", "Табигать һәм музыка", "ФГОС таләпләрен исәпкә алып дәрестә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларның иҗади күнекмәләрен үстерү", "Курайда уйнарга өйрәтүдә сәламәтлек саклаучы технологияләр куллану" темалары буенча осталык дәресләре күрсәтелде. Сарман һәм Ютазы районнарыннан килгән коллегалар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашып осталык дәресләре үткәрделәр. Семинарда катнашучылар дәресләрдә төрле рефлексия алымнарын кулланырга өйрәнделәр, уен коралларында уйнау серләренә төшенделәр, төрле рәсем ясау алымнары белән таныштылар, бай һәм файдалы тәҗрибә тупладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев