Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим гимназиясе укучылары "Юл хәрәкәте иминлеге” җитәкчесе Алсу Ситдыйкова белән очрашты

Мөслим гимназиясендә "Җәяүле – җәяүле кичүенә! исемле кызыклы һәм файдалы чара узды.

Укучылар “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим һәм Сарман районнары бүлекчәсе җитәкчесе Алсу Ситдыйкова белән очрашты. Алсу Рәзин кызы светофорлар һәм юл билгеләре макетлары ярдәмендә укучыларга юл аркылы чыгу кагыйдәләрен, транспорт һәм җәяүлеләр өчен светофорлар билгеләнешен аңлатты. Әңгәмә барышында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, юл күзәтүләре белән уртаклаштылар. Барлык балаларга да очрашу истәлеге итеп яктылык кире кайтаручы элементлар һәм Яшь җәяүле белешмәлекләре бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X