Мөслим-информ

Мөслим физиотерапия бүлегендә елына 33 мең хезмәт күрсәтелә

Мөслим үзәк хастаханәсенең физиотерапия бүлегендә бүген 9 кеше хезмәт куя: массажистлар, шәфкать туташлары, табиб һәм санитар хезмәткәр.

Бүген биредә барлык төр физиотерапия хезмәте дә күрсәтелә. Соңгы елларда кайткан заманча җиһазлар дәвалау ысулларын арттыру мөмкинлеге бирде. Алар арасында моңарчы булмаган парафин һәм магнит терапиясе, физик дәвалану кабинеты бар. Елына бүлек 33 меңгә якын хезмәт күрсәтә. Узган айда 2 меңгә якын физиотерапия хезмәтеннән файдаланганнар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: