Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим егетләре әти-әниләренә әнә шундый рәхмәт хатлары килә

Мөслим авылында яшәүче Лена һәм Рәшит Вахитовларның уллары Райвел узган елның декабрь аенда армиягә алынды. Аңа кадәр ул Әлмәт политехника колледжын тәмәмалап, нефть оешмасында эшләгән. Райвел Сергиев Посадта хезмәт итә.

Бурычын намус белән үти. Моны хәрби часть командиры В. Буйволов имзасы куелган Рәхмәт хаты да дәлилли. Анда түбәндәге сүзләр язылган: "Сезнең улыгыз Вахитов Райвел үзен бары тик уңай яктан гына, намуслы, тәртипле хәрби хезмәткәр буларак күрсәтте. Ул штаттагы коралны яхшы үзләштерә, аннан дөрес файдалана. Хәрби уставны белә, аны тайпылышсыз үти. Иптәшләренә теләп булыша. Хезмәттәшләре арасында абруй казанды. Өлкән начальникларының хөрмәтен яулады.

Хөрмәтле Лена Нилевна һәм Рәшит Римович! Улыгызны намуслы, хезмәт сөючән, җаваплы итеп тәрбияләвегез өчен батальон командованиесе исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерәм. Сез улыгыз белән горурлана аласыз".

Мондый солдат белән әти-әнисе генә түгел, бөтенебез горурлана алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев