Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим егетләре Татарстанның яшьләр хөкүмәтендә эшли

2017 елдан конкурс программасына ТР яшьләр хөкүмәтенең хәзерге составына аттестация уздыру да кертелде.


Республика күләмендә ел да уздырылучы "Вверх!" исемле бәйгедә бу елны 13 кеше җиңүче булды. Алар арасында Мөслим егетләре - Руслан Солтанов белән Ринат Исламов та бар, дип яза җирле басма.

Сәләтле егетләр ТР яшьләр хөкүмәтенә эшкә алындылар, алар республика министрларының яшь киңәшчеләре вазыйфаларына билгеләнде. Руслан Татарстан республикасының Яшьләр хөкүмәтенә сәнәгать һәм сәүдә мәсьәләре буенча киңәшче итеп билгеләнсә, Ринат аппарат җитәкчесе һәм яшьләр хөкүмәтендә мәдәният мәсьәләле буенча киңәшче итеп сайланып куелды. Татарстан Премер-министры Алексей Песошин аларга дипломнар һәм министр киңәшчесе портфельләре тапшырды.

2009 елдан бирле үткәрелүче әлеге конкурс дәүләт хөкүмәтенә һәм җирле үзидарәләргә, оешма-предприятиеләргә, яшьләр берләшмәләренә яшь кадрлар әзерләү һәм аларга стажировка уздыру максатыннан оештырыла. 2016 елдан алып конкурс нәтиҗәләре буенча яшьләр хөкүмәте составы формалашса, 2017 елдан конкурс программасына ТР яшьләр хөкүмәтенең хәзерге составына аттестация уздыру да кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев