Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим егетләре дөнья чемпионатында катнашты

18 июльдән алып 16 августка кадәр район эчке эшләр бүлегенең бер төркем хезмәткәрләре Казан шәһәрендә узган су спорты төрләре буенча XVI нчы Дөнья чемпионатында тәртип саклады.

Арча һәм Мамадыш районнарыннан килгән башка хокук саклау органнары хезмәткәрләре белән берлектә Мөслимнән Рөстәм Басыйров, Илмир Гыйльметҗанов, Диктат Хатбуллин, Булат Җамалиев, Илнур Мослахов, Рөстәм Бохаров, Алмаз Бираһимов һәм отряд командиры Илдар Мамбетов "Олимп" бассейны территориясендә сакта торды. Үрнәк хезмәтләре өчен Илмир Гыйльметҗанов, Алмаз Ибраһимов, Илдар Мамбетов ТР Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Наил Бәдретдинов отрядны яхшы әзерләгәне өчен РФ Эчке Эшләр министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев