Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим егете Ринат Сафиуллин Россия чемпионы исемен алды

Шушы көннәрдә Мөслимебезнең ике спортчысы милли көрәш буенча Россия чемпионатыннан кайтты. Мөслим гимназиясендә белем алучы Илнар Гәрәев һәм Ринат Сафиуллин Россия кубогына Иваново шәһәрендә узган ярышларда катнашты. Илнар - Татарстан, Ринат Россия җыелма командасы составында көч сынашты.

Ташъелга авылы егете Ринат Сафиуллин турында газетабызда язма дөнья күргән иде инде. 1, 2 июль көннәрендә узган Россия кубогы ярышларында Ринат, янәдән җиңү яулап, Россия чемпионы исемен алды. Ул Россия җыелма командасы составында ноябрь-декабрь айларында Казахстанда узачак Бөтендөнья чемпионатына барачак.

Күпсанлы республика ярышлары җиңүчесе, физик культура фәненнән республика олимпиадасы призеры Ринатның тренеры Илнар Сәетгалиев үзе дә, кече яшеннән үк көрәш белән шөгыльләнеп, һәр елны диярлек сабантуй батыры исеменә лаек булган Илнар бүген Мөслим гимназиясендә физик тәрбия бирә. Илнар белән Ринатны да ул кече яшьләреннән үк бил алышырга өйрәткән.

Алеся Абдуллина.

Фото - Матбугат үзәге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев