Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр Роберт Миңнуллинны котлады

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин  үзенең туган авылы Шәммәттә шигырь - җыр бәйрәме үткәрде.

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин  үзенең туган авылы Шәммәттә шигырь - җыр бәйрәме үткәрде. Авыл янындагы каенлыктагы күз күреме җитмәс мәйданга җыелган халык шагыйрьгә хөрмәтен белдерде.Татарстаннан, Башкортостанның үзеннән килгән бик күп язучылар, сәнгать әһелләре, дәүләт, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре Роберт Мөгаллим улын 70 яшьлек юбилее белән котлап чыгыш ясадылар.Алар арасында Мөслим муниципаль район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге делегация дә юбилярны котлады, "Ык буйлары" җыр - бию ансамбле татар биюен башкарды.
Күренекле шагыйрьнең туган авыл үзенең төзеклеге, чисталыгы, табигатенең матурлыгы , Сөн елгасы белән дә таң калдырды.
Бәйрәм барышында Башкортостанның  Илеш районында гомер итүче Дусай, Түреш авылы кызлары белән очрашу да күңелле вакыйга булып хәтергә уелды.

Фотосы: Рушат Солтановның "вконтакте" страницасыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: без - мөслимлеләр!

Реклама
Реклама
2
X