Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим делегациясе авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган республика бәйрәмендә катнашты

7 октябрь көнне Мөслим районы делегациясе Казан шәһәрендә узган Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнагате хезмәтчәннәре көненә багышланган бәйрәмгә барды.

Район башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлеге җитәкчесе Мизхәт Нәбиев, "Агромастер" җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов, "ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" Зәкиҗан Исламов, "Крынтау" фермер хуҗалыгы җитәкчесе, "ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" Рөстәм Шәрипов, "Сәхипгәрәев" фермер хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Сәхипгәрәев, "Туган як" агрофирмасы комбайнеры Илнар Сөләймәнов, савымчы Ләйсән Биктаирова, "Органик Групп" җәмгыятенең "Урожай" бүлекчәсе механизаторы Динар Муллин "Корстон" күңел ачу үзәгендә узган тантанада катнашты. Алар ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X