Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим данын якладылар

Егетләрнең икесе дә Казан дәүләт аграр университетына керү өчен сертификатка ия булдылар.

10-11 октябрь көннәрендә яшь комбайчыларның “Хезмәт кешесенә дан” дип исемләнгән унберенче республика телевизион конкурсына йомгак ясалды. Конкурсны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан” телерадиокомпаниясе белән берлектә оештырды. Бәйгедә Мөслим районы данын “Туган як” агрофирмасының яшь комбайнчылары Раил Мәүләвиев һәм Марсель Үтәгәнов яклады. Конкурсантлар тест чиштеләр, комбайнның төзелеше һәм эшләү принцибына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр. Раил Мәүләвиев быелгы уракта яшь комбайнчылар арасында ашлык суктыруда республика буенча беренчелекне яулады. Аңа ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының дипломы, телевизор һәм кыйммәтле пакет тапшырылды. Егетләрнең икесе дә Казан дәүләт аграр университетына керү өчен сертификатка ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X