Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Мөслим даһилары» интеллектуаль - күңел ачу уенының беренче ярымфиналы узды(+ФОТОЛАР)

Быел катнашырга оешма-предприятиеләр коллективлары гына түгел, районның авыл җирлекләре командалары да чакырылган иде.

13 март көнне Мөслим район үзәгендә "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре эшче яшьләр арасында "Мөслим даһилары» интеллектуаль - күңел ачу уенының беренче ярымфиналын үткәрделәр.Быел катнашырга оешма-предприятиеләр коллективлары гына түгел, районның авыл җирлекләре командалары да чакырылган иде. Беренче уенда яшь укытучылар “Алга” командасы,  Мөслим үзәк китапханәсенең “Алые паруса” командасы, мәктәптән тыш эшләр үзәге коллективы «Улыбка», «Игелек уят» иреклеләр отряды волонтерлары һәм мәдәни-массакүләм чаралар дирекциясе “Дирекөия яшьләре “ җыелма командасы көч сынашты. Катнашучыларга «Тылсымлы конверт», «Сабый теле», кара тартма, капитаннар сугышы һәм караоке конкурсы кебек сынаулар узарга кирәк иде. Командалар күчтәнәчләр - музыкаль номерлар белән килделәр һәи кичәбезне тагын да тулылындырып, ямьләндереп җибәрделәр. Мөслим муниципаль районында Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге җитәкчесе, Мөслим районы Иҗтимагый советы рәисе, Мөслим районының Мактаулы гражданины Рушат Җәүдәт улы Солтанов, " Мизгел» яшьләр үзәге директоры Алисә Александр кызы Минхәҗева һәм Михайловка урта мәктәбе директоры Мадьяров Илзир Илгиз улы составындагы компетентлы хөкемдәрлар үз карарын чыгарды: 4 урында 24 балл нәтиҗәсе белән "Дирекция яшьләре" командасы, 30 балл белән 3 урынны "Улыбка" командасы алды,  34 балл нәтиҗәсе белән Мөслим китапханәсенең «Алые паруса» яшьләр командасы 2 нче урынны һәм 44 балл белән финалга чыгу хокукын «Алга»исеме астындагы яшь укытучылар командасы яулады. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Алда безне тагын да кызыклырак уеннар көтә!

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X