Мөслим-информ

Мөслим чыгарылышлары БДИны узган елга карый күпкә яхшырак тапшыра (НӘТИҖӘЛӘР)

Бердәм дәүләт имтиханнарынның нәтиҗәләрен укучылар белән бергә аларның әти-әниләре дә зарыгып көтә. Бу елны рус теленнән - 61, математикадан профильле дәрәҗәдә - 48, база дәрәҗәдә - 36 укучы мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханы тапшырды.

"Укучылар узган ел белән чагыштырганда, имтиханны бик күпкә яхшырак тапшырды", - дип хәбәр итәләр район мәгариф бүлегеннән. Профильле дәрәҗәдә уртача балл ( 100 баллы система белән исәпләгәндә) - 50,56. Ә база дәрәҗәдәгесе ( 5 баллы система белән исәпләгәндә) - 4,47. Шушы көннәрдә җәмгыять белеме белән рус теленнән дә имтихан нәтиҗәләре билгеле булырга тиеш. Бүген 15 укучы Җәлил бистәсе гимназиясенә химия һәм тарих фәннәреннән имтихан тапшырырга китте. Сайлап алган фәннәр буенча 22 июньдә 11нче сыйныфлар биология фәненнән соңгы имтиханны тапшыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: