Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим буалары - ышанычлы кулларда

"Строймелиосервис" җәмгыяте райондагы 16 буага хезмәт күрсәтә. Моннан тыш күрше Азнакай районындагы 39 буа да - алар карамагында. Буаларны ремонтлау, аларга хезмәт күрсәтү белән бергә, халыкны эчә торган су белән тәэмин итүдә җәмгыять нәтиҗәле эшли.

Быел да районда "Строймелиосервис" җәмгыяте көче белән 4 буа яңартылачак. Әлеге эшләрне башкаруда оешма прорабы Разыйн Гайнетдиновка (рәсемдә) зур җаваплылык йөкләнә. Һәр участокта эшне сыйфатлы башкарып, объектны үз вакытында тапшыру өчен тырыша ул. "Төзелеш барган һәр участокта Разыйн Вахитович эшне тиешенчә оештыра, кул астында эшләүчеләрнең җитештерүчән хезмәт куюын тәэмин итә", - ди "Строймелиосервис" җәмгыяте директоры Нияз Авзалов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев