Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләрнең бәрәңгесе тишелгән, помидорлары өшемәгән (СОРАШТЫРУ)

Җылы көн юк, дия-дия, җәйгә дә аяк бастык. Башка елларны бу вакытта бакчачылар тулы худка рассадаларын күчереп утырталар, чүп үләннәре белән көрәшәләр иде. Ә сез бу көннәрдә бакчагызда нинди эшләр башкарасыз?

Лилия Мансурова, Мөслим:

- Помидор, борычларны ачык грунтка утырттык инде. Салкын көннәрдә дә өсләрен япмадык, чөнки чыныктырылганнар - чыгарып утыртканчы берәр атна верандада тотабыз рассадаларны. Борычны февральдә чәчкән идек. Теплицада үстерү өчен март башында "стаканчик"ларга чәчелгән помидорларыбыз бүген инде чәчәк атып, помидорланып утыралар. Үзебезнең кыярны ашыйбыз инде. Орлыкларын апрельнең 5-10 нарында шулай ук пластик стаканнарга утырткан идек, апрель ахырында теплицага чыгардык. Теплицабыз җылытыла.

Суган, сарымсак, сөенчек алыр өчен орлыгын, кишерне көздән үк утыртып калдырабыз. Чөгендерне дә шулай утыртырга була.

Альфира Галиева, Мөслим:

- Катлы йорттта яшәгәч, яшелчә үсентеләрен, бик теләсәм дә, үстерә алмыйм. Шуңа күрә күпләп сатучылардан алып утырта идем. Халык иң күп йөри торган "Пятерочка" кибете янында җаның ни тели - шуны алып килеп саталар иде. Соңгы вакытта, башка җирдә сатыгыз, дип, аларны анда кертми башлаганнар. Ә башка җир кайда соң ул? Мөслимдә халыкның үзеннән арткан әйбере белән сәүдә итәр өчен базар була, дип сөйли башлаганнарына кайчан. Әле дә булса юк ул. Элеккеге "дорожный" ишегалдында була икән, дигәч, анда да барып карадык. Юк базар. Шуңа күрә үсенте сатучылар шәһәргә үк китә, дип ишеттем.

Үсенте сату сезоны, булса, бер айга барадыр инде ул. Нигә халык рәхәтләнеп алырлык мөмкинлек тудырмыйлар икән безнең Мөслимдә?

Фруза Салихова, Тат. Бүләр:

- Помидорны март башында сирәк кенә итеп чәчәм. Быел парникка 26 апрельдә чыгардым, 22 майда бакчага күчереп тә утырттым. Кырауларны үткәрделәр, зыяны юк кебек. Парникта чагында кырыйдагыларына кырау тигән иде, алар да бүген матураеп, чәчкәгә бөреләнеп утыралар. Парниктагы кыярлар да мыек җибәрәләр. Орлыклары үземнеке, эшкәртергә, ашарга алып кергәч, ошаганын ала барам. Помидор орлыкларын чәчкәнче марганцовкалы суда чылатып алам.

Бәрәңгене 14 майда утырткан идек. Тишелеп килә инде.

Рафил Сәхбиев, Вәрәшбаш:

- Бакчачылык белән шөгыльләнү миңа мәрхүм әнкәемнән күчкәндер. Ул элек-электән: "Яз ахыры-җәй башында 40 көн кырау булыр, шуның берсе 9 июньгә калыр", - ди торган иде. 9 июньнән соң, бөтен нәрсәне дә ачык грунтка күчереп утыртырга була. "Гөлҗимеш чәчәк аткач, кыраулар туктый" дигән сынамыш та бар. Ул да шул числоларда ата. Салкыннарның помидорга зыяны юк, аның тамырлары тармаклана, көннәр җылынгач, тартып үстергән кебек үсеп китәчәкләр. Кыяр инде "нежныйрак" үсемлек. Мин тәҗрибә өчен генә берничә төп борыч, помидор һәм башкасын күчердем. Әмма менә инде ничә еллар июньнең унысына кадәр күчермим үсентеләрне.

Бәрәңгене 10 көнләп кенә утыртканыбызга, шулай да тишелә башлаганнары инде күренә. Әйбәтләп шыттырып, яшелләндереп, җир җылынгач кына утыртабыз. Нишләптер бик иртә утырталар башкалар. Бу суыкларның бәрәңгегә зыяны юктыр, дип уйлыйм.

Сораштырулардан күренгәнчә, күпчелек үз тәҗрибәсеннән чыгып эш итә. Соңгы елларда язның җылы, җәйнең кызу булганына өйрәнеп беткән идек. Гел алай булмый икән. Безнең киңлекләр өчен дөреслеккә туры килгән һава торышы, бәлки, шушындыйдыр. Көтеп алган җәебез шулай уңыш өчен көрәштә узармы - анысын алдагысы күрсәтер. Инде тырышлыгыбыз бушка китмәсен, тизрәк чын җәй килсен телик. Көзгә таба, бәлки, кемнең күпме уңыш алуы турында да кызыксынырбыз.

Сораштыруны Мөнирә Арсланова үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев