Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим бүген 300дән артык мәгариф хезмәткәрен кунак итте (ФОТОЛАР)

Мәгариф хезмәткәрләренең республика конференциясен Мөслим бәйрәмчә каршы алды. Урамнар, оешма-предприятиеләр тирә-юнен тәртипләде, һәр мәгариф учреждениесе кунаклар хозуырна тәкъдим итәрдәй иң яхшы эш алымнарын барлады, укытучы-тәрбиячеләр хезмәт чорында үзләштерелегән бар тәҗрибәсен республика халкына җиткерергә әзерләнде. Конференциядә катнашучыларны төп максат -үсеп килүче буынга дөрес тәрбия бирү серләрен Мөслим үрнәгендә үзләштерү теләге берләштерде.

Мөслимдә кунакчыл халык яши. Бүген дә алар төрле шәһәр-районнардан килгән мәгариф хезмәткәрләрен сәнгатьле сөйләмнәре, патриотик чыгышлары, мөлаем йөзләре белән таң калдырды. Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты каршында узган яшь армиячеләр парадын нәни мөслимлеләр тәкъдим итте. "Күбәләк", "Кояшкай", "Карлыгач", "Миләшкәй" һәм "Ләйсән" балалар бакчалары кыз-малайлары республиканың атказанган очучысы Рәшит Шәфыйковка рапорт бирде, строй белән атлады. Мөслимнең 5 база балалар бакчасы әзерләгән күргәзмә дәвамчанлык,туган якны өйрәнү, татар телен үзләштерү, экологик тәрбия һәм федераль дәүләт укыту стандартларын куллану мәсьәләләрен яктыртты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев