Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим – беренче унлыкта

Чәршәмбе көнне башкаланың “Казань ЭКСПО” халыкара күргәзмә үзәгендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киңәйтелгән йомгаклау коллегиясе узды. Анда Мөслимнән район башлыгы Рамил Муллин җитәкчелегендәге унбер кешедән торган делегация катнашты.

Республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә багышланган “ТатАгро-Экспо” күргәзмәсендә районның эре җитештерүчеләре дә үз товарларын тәкъдим итте. “Агромастер” җитештерү компаниясе һәм “Август-Агротехнологияләр” дилерлык үзәге куйган техниканы һәм “Фаиза” кооперативы тәкъдим иткән сөт продуктларын чарада катнашучылар кызыксынып карады. 
Коллегия утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, агросәнәгать комплексында узган елдагы эшчәнлеккә анализ ясап, 2020 елга бурычлар билгеләде. Министр билгеләп үткәнчә, республиканың авыл хуҗалыгы тармагы тотрыклы үсештә. Тулай авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү күләме буенча Татарстан Россия Федерациясендә – дүртенче, Идел буе федераль округында беренче урынны били. Министрлык игенчелек, терлекчелек тармаклары һәм икътисад күрсәткечләре буенча ел саен районнар рейтингын формалаштыра. Чарада катнашучылар районыбызның күп позицияләр буенча уңай яктан телгә алынуын билгеләп үтте. 
– Гомуми рейтингта районыбызның унынчы урынга күтәрелүе – тармак хезмәтчәннәренең, инвесторларның һәм район җитәкчелегенең тырышлыгына зур бәя. Соңгы биш елда тулай товар җитештерүдәге динамика буенча Мөслим беренче урынга күтәрелде. Ягъни 2018 елдан башлап, 217 процент үсеш күзәтелде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев. 
Болардан тыш район авыл хуҗалыгы предприятиеләрен цифрлаштыру буенча өченче урынны били. Бездә предприятиеләрнең 67 проценты (республика буенча – 40 процент) цифрлаштырылган. Ренат Вәлиев бу уңайдан “Август-Мөслим” агрофирмасын мисалга китерде. 
– Биредә кулланылучы Кропио системасы авыл хуҗалыгы җирләрен спутник аша мониторингларга ярдәм итә. Программа реаль вакыт режимында басулардагы эш процессына, техника хәрәкәтенә контрольлек итә, проблемалы участокларны ачыклый, – диде ул. 
“Август-Мөслим” агрофирмасы терлекчелеккә зур күләмдә инвестиция кертүче буларак та республикада алдынгылар рәтендә. Быел биредә роботлаштырылган терлекчелек комплексының 1200 савым сыерга исәпләнгән беренче чираты файдалануга тапшырылачак. Июнь-июль айларында Германиядән нәселле буаз таналар алып кайтачаклар. Август-сентябрь айларына комплекста төп эшләрне төгәлләргә уйлыйлар. 
Җирлегебездәге хуҗалык итүнең кече формалары үсеше республика буенча бишенче урынга күтәрелергә мөмкинлек биргән. Белгечләр бу юнәлештә әле резервлар булуын ассызыклый. Әйтик, яңа эш башлаучылар һәм гаилә фермалары республика программаларына кереп, терлекчелек белән шөгыльләнергә теләк белдерүчеләр бар. 
Коллегия утырышында алда торган язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләләренә дә аерым урын бирелде. Ел уңышы астына тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гектарга кимендә 70 кг минераль ашлама кертү бурычы куелды. Узган ел район буенча бер гектарга уртача 72 кг кыр сые кертелгән иде. Әлегә хуҗалыкларда һәр гектарга 25 кг ашлама тупланган. 
Коллегия утырышында йомгаклау сүзе белән чыккан республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, мөһим кампаниягә әзерлек мәсьәләләренә тукталып, машина-трактор паркларын һәм чәчүлек орлык әзерләүне тиз арада тәмамлау бурычын куйды. Президент язгы кыр эшләрен үткәрүдә аграрийларны ташламалы бәяләр буенча дизель ягулыгы белән тәэмин итүнең мөһимлеген ассызыклады, быел да “Татнефть” һәм ТАИФ компанияләренең ярдәменә өмет итүләрен әйтте. Республика башлыгы авыл хуҗалыгы территорияләрен үстерү, авылларда торак төзелешен активлаштыру, тармак өчен югары белемле кадрлар әзерләү мәсьәләләрен дә күтәрде. Файдаланылмаган җирләр мәсьәләсенә тукталып, болай диде: 
– Узган ел шундый 43 мең гектар җирнең 8 мең гектары гына кулланышка кертелгән. Җирнең һәр сантиметры кыйммәтле, җир үзендә яшәгән һәм эшләгән кешеләргә байлык китерергә тиеш. 

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев