Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кытайдан ук килделәр. Фоторепортаж

Кунаклар шулай ук Мөслимнең парк һәм скверларында булдылар, матур урыннарын карадылар.

Районыбызга Кытай халык республикасыннан вәкилләр килде. Аларның максаты – “Август-Мөслим” агрофирмасының үсемлекчелек тармагы, җир эшкәртү, чәчү һәм үсемлекләрне тәрбияләүдә кулланылучы заманча техника белән танышу. Кунаклар шулай ук Мөслимнең парк һәм скверларында булдылар, матур урыннарын карадылар. Кытайның авыл хуҗалыгы буенча белгече Чжан, делегация директоры Юань Цзюнь һәм тәрҗемәче Ян Цзяо Мөслимнең бик чиста, төзек авыл, татар ашларының тәмле, халыкның кунакчыл, ачык йөзле булуын билгеләп үттеләр. Кунакларны район буенча “Август-агротехнологияләр” дилерлык үзәге генераль директоры Альберт Хуҗин озатып йөрде.

Фәридә Гайнетдинова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: агрофирма Кытай Китай “Август-Мөслим”