Мөслим-информ

Мөслим Бөек Җиңү көнен каршы алырга әзер

Билгеле булганча, быел Җиңү көне уңаеннан бәйрәм тантанасы Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты каршында оештырыла. Бәйрәм узачак мәйданга сәхнә һәм утыргычлар урнаштырылды инде.Җомга көнне яшь армиячеләр репетициягә чыкты.

Гомумән, Бөек Җиңү көненә бар җирдә әзерлек барды. Паркларда өмәләр үтте. Мемориаль комплекста узган өмәдә оешма-предприятие колективлары катнашты. Территорияне жыештыру эшләреннән тыш һәйкәлләр яңадан буялды, хәрби техника чистартылды.
Мемориаль комплекста гөлләр утыртылды. Бүгеннән мәктәп укучылары мәңгелек ут янында сакта торачак.

БӘЙРӘМ ПРОГРАММАСЫ БЕЛӘН ДӘ ТАНЫШЫГЫЗ: http://www.muslumirc.ru/ru/the-news/item/9144-b%D3%A9ek-%D2%97i%D2%A3%D2%AF-k%D3%A9ne-m%D3%A9slimd%D3%99-byiel-ya%D2%A3a-uryinda-uzachak-b%D3%99yr%D3%99m-programmasyi.html

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: