Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим балалар бакчаларында тирә-юнь мохитне өйрәнәләр

Балалар бакчаларында нәниләрне тирә-юнь мохитне танып бюелергә өйрәтәләр. "Миләшкәй" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә көз билгеләрен өйрәнгәннәр. Кыргый хайваннар, аларның яшәү шартлары турында балаларның белемнәрен киңәйтеп, уйлау, фикерләү сәләтләрен үстергәннәр. Балалар "Кайсы ел фасылы?" исемле уенда да актив катнашканнар. "Ләйсән" балалар бакчасының уртанчылар төркеме сөйләм үстерү эшчәнлегендә "Йорт хайваннары" дигән темага...

Балалар бакчаларында нәниләрне тирә-юнь мохитне танып бюелергә өйрәтәләр. "Миләшкәй" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә көз билгеләрен өйрәнгәннәр. Кыргый хайваннар, аларның яшәү шартлары турында балаларның белемнәрен киңәйтеп, уйлау, фикерләү сәләтләрен үстергәннәр. Балалар "Кайсы ел фасылы?" исемле уенда да актив катнашканнар.

"Ләйсән" балалар бакчасының уртанчылар төркеме сөйләм үстерү эшчәнлегендә "Йорт хайваннары" дигән темага сюжетлы рәсемнәр карады, дип хәбәр итәләр безгә. Нәниләр рәсем буенча хикәя дә төзегән. "Ләйсән" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары исә бүлмә гөлләре белән якыннанрак танышып, үсентеләрне тәрбияләргә ярдәм иткән. Рәсем сәнгате эшчәнлегендә балалар күңелләренә хуш килгән гөлләрнең сурәтен төшергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев