Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим балалар бакчалары "Без мөслимлеләр" проектына нигезләнеп эш итә

Быелгы уку елында, "Без-мөслимлеләр" проекты кысаларында Мөслимдәге "Кояшкай", Югары Табындагы "Әллүки", Мәлләтамак авылындагы "Куянкай", Михайловкадагы "Чебурашка", Рус Шугандагы "Зернышко" балалар бакчалары берләшеп, балаларга әхлак- патриотик тәрбия бирү буенча проект эшчәнлеге алып барабыз.

Безнең максат - балаларга үзебез яшәгән тирәлек, районыбыз, аның авыллары, үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында күбрәк мәгълүмат бирү; балаларда үзләре яшәгән җирлеккә, районыбызның хезмәт һәм иҗат кешеләренә карата хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү. Безнең "Баланкай" балалар бакчасының эш юнәлеше - экологик тәрбия аша балаларга әхлак-патриотик тәрбия бирү. Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Чөнки сулаган һавабыз, эчәр суыбыз пычрана, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора. Бакчаның "Экологик сукмак" картасы бар, сукмак буйлап без елның төрле вакытында 13 ноктаны күзәтә алабыз. Уен бүлмәсендә табигать почмагы ясап куйдык, анда төрле табигый материаллар, гөлләр, ашлык бөртекләре, тәҗрибәләр өчен кирәкле приборлар урнаштырдык. Табигать почмагында дежур тору балаларның үз эшләренә җаваплылык сизү, бирелгән эшне җиренә җиткереп эшләү, бер-береңә булышу, мөстәкыйльлек, пөхтәлек тәрбияләүне күздә тота. Һәр гөлнең исеме белән таныштырабыз, гөлләргә су сибү тәртибен өйрәтәбез. Уку елы башында һәр әти-әни өйләреннән берәр гөл алып килделәр, балалар үзләре алып килгән гөлләрнең матур булып үсүенә сокланалар.
Төрле тәҗрибәләр үткәрү дә балаларга бик ошый. Су, һава, ташлар, туфрак белән үткәрелгән тәҗрибәләр балаларга табигатьне яхшырак аңларга ярдәм итә, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәләрен камилләштерә. Тәҗрибәләр ярдәмендә бала яңа әйберләр белергә омтыла, иҗади эзләнә, аның күңелендә яңа сораулар туа, ул үзлектән, төрле юллар белән нәтиҗәләр ясарга өйрәнә.
Җирдәге яшеллек белән таныштырабыз. Агач, куак, бакча агачлары, үсемлекләрнең кеше топрмышына әһәмияте аңлатыла. Мәсәлән, юкә агачы чәчәк ата, умарта кортларына бал бирә, тирәк агач һава чистарту ролен уйный һ.б. Йорт һәм кыргый хайваннар турында да белемнәрен киңәйтәбез. Бу тема буенча төрле күзәтүләр оештырабыз, рәсемнәр карыйбыз, әкият-хикәяләр, шигырьләр укыйбыз, рәсемнәр ясыйбыз. Кошлар белшн таныштыру вакытында, кошларның исемнәрен атый белү, җиргә, климатка яраклашулары турында белүләренә игътибар итү кирәк. Без кошларга җим сибәбез, аларга оялар, җимлекләр ясыйбыз. "Кызыл китап" тагы үсемлекләр турында сөйләгәндә, аларның юкка чыгу сәбәпләрен, чәчәкләрне өзмәскә, аларны карап, сокланып тору, матурлык өчен сакларга кирәклеген аңлатабыз.
Әле күптән түгел Мөслимдәге "Кояшкай" зонасына караган балалар бакчалары мөдирләренә һәм тәрбиячеләренә "Сау бул, көз!" дигән эшчәнлек күрсәттек. Балаларны урманның күпкатлы йорт икәнлеге белән таныштырдык, урманда үзеңне ничек тотарга, нәрсәләр эшләргә ярамаганлыгын искәрттек.
Эшчәнлегебезгә, балаларның белемнәренә хезмәттәшләребез яхшы бәя бирделәр, үзебезне борчыган проблемалар буенча фикер алыштык. Безнең болай берләшеп эшләвебез "Күмәк эштә - көч" дигән мәкальгә бик тә туры килә. Методистыбыз Рәмилә Уразаеваның төпле киңәшләре белән ярдәм итүе эшебездә көч бирә.
Балалар бакчасында экологик тәрбия биреп тә, ата-аналар тарафыннан ярдәм булмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Балаларга экологик тәрбиясе биргәндә ата-аналар белән үткәрелгән әңгәмәләр, биремнәр, аерым шөгыльләр, табигатькә чыгулар - барысы да бала белән ата-ананы, ата-ана белән тәрбиячене якынайта, үзара аңлашып эшләүгә этәрә. Шуннан чыгып, ата-аналар белән системалы рәвештә эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булуын ачыкладык һәм аны еллык эш планына да керттек.
Ләйлә Закирова,
Баланлы авылындагы "Баланкай" балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев